Агымдагы елның 24-30 август көннәрендә дәүләт урман инспекторлары Татарстан урман фонды җирләренә 366 патрульлек үткәргән. Шул ук вакытта урман законнары бозылуның 3 очрагы ачыкланган.
«Рослесозащита» ФБУ филиалы – Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәге инженер-урман патологлары Зеленодольск урманчылыгының Әйшә участогында «Лесная поляна» ял базасы территориясендәге урман утыртмаларына урман патологиясе буенча тикшерү үткәргән.
Бүген министрлыкта Лубян урманчылыгының урман фонды территориясендә урман корылышы эшләрен үткәрү мәсьәләләре буенча беренче киңәшмә узды.
Кичә, 27 августта, Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районында Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгына һәм Татарстан Республикасы Көненә багышланган волейбол ярышлары узды.
2020 елның 30 августында Зеленодольск шәһәренең «Родина» мәдәният йорты янындагы паркта икенче экологик бәйрәм үткәрелә, аны Татарстан Республикасының «Чиста булачак» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы активистлары үткәрә.
Бүген Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Кукмара муниципаль районында эш сәфәрендә булды.
Бүген ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров Лениногорск муниципаль районына эшлекле сәфәр кылды.
«Тәтеш урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәткәрләре 2021 елгы урман культуралары өчен туфрак әзерләү эшенә керешкән.
Татарстан Республикасында яшь үсентеләрне карау эшләре дәвам итә. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре мәгълүматлары буенча, агымдагы елның 27 августына алар 1,9 мең гектар мәйданда башкарылган. Мамадыш, Нурлат, Кызыл Йолдыз һәм Бөгелмә урман хуҗалыклары хезмәткәрләре – эш күләмнәре буенча алдынгылар рәтендә.
Бүген Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Зеленодольск муниципаль районы территориясендә электр тапшыру линияләрен саклау зоналарын агач-куак үсемлекләреннән чистарту эшләре белән танышты.