ЯҢАЛЫКЛАР


11
июль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

2019 елның 29-31 июль көннәрендә "Лубян урман-техника көллияте" ДБҺБУ базасында Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыкларының III слеты узачак.

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре 2019 елда урманнарны торгызу һәм утырту материалын үстерү буенча башкарылган эшләрнең сыйфатын, шулай ук урман культураларын техник кабул итү материалларын тикшерә.


10
июль, 2019 ел
чәршәмбе

Бүген Министрлыкта 2020 елда ведомство карамагындагы учреждениеләрнең административ биналарын капиталь ремонтлау мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.

Бүген ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында ТР мәктәп урманчылыкларының III слетына әзерлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Бүген Министрлыкта аппарат киңәшмәсе узды, анда йөкләмәләр үтәлеше барышы турында фикер алыштылар, шулай ук киләчәккә бурычлар куелды. Киңәшмәне ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров үткәрде. Утырышта министр урынбасарлары, Министрлык бүлекләре башлыклары һәм белгечләре катнашты.


9
июль, 2019 ел
сишәмбе

2019 елда Казан дәүләт аграр университетының урман хуҗалыгы һәм экология факультетына укырга керү өчен документлар кабул ителә.

Татарстан Республикасында "Урман янгыннары үзәге" ДБУ диспетчерлык идарәсенең төбәк пункты эшен дәвам итә. Республикада яшәүче һәр кеше, 8-800-100-94-00, 8 (843) 221-37-95 телефон номерларына шалтыратып, шулай ук "Халык контроле" мобиль кушымтасы аша урман законнарын бозу факты турында хәбәр итә ала.

Татарстан Республикасында яшь агачларны карау эше дәвам итә.


8
июль, 2019 ел
дүшәмбе

Быел ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы урман фонды территориясен төзекләндерү буенча "Татарстан Республикасының иң яхшы урманчылыгы" республика смотр-конкурсын үткәрә.

Краснодар краендагы "Орленок" Бөтенроссия балалар үзәге" ФДБМУ базасында мәктәп урманчылыклары әгъзалары өчен профильле смена уза. Яшь урманчылар тематик мастер-классларда, квестларда, урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча эшлекле уеннарда катнаша.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International