Бүген "Лубян урман-техника көллияте" ДБҺБУ 32 нче һәм 41 нче урман хуҗалыгы төркеме студентлары диплом эшләрен яклады.
ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында "Татарстанның чиста урманнары" республика табигать саклау акциясенә йомгак ясалды. Исегезгә төшерәбез, ул 2019 елның 22 апреленнән 22 июненә кадәрге чорда узды.
"Чирмешән урман хуҗалыгы" ДБУ хезмәткәрләре яшь агачларны карау эшен төгәлләде.
Бүген Министрлыкта Саба урманчылыгының урман фонды территориясендә урман төзекләндерү хезмәтләре күрсәтү нәтиҗәләре буенча икенче урман корылышы киңәшмәсе булып узды.
Бүген Министрлыкта аппарат киңәшмәсе булды, анда беркетмә йөкләмәләренең үтәлеше каралды. Киңәшмәне ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров үткәрде. Утырышта министр урынбасарлары, Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре катнашты.
Шушы көннәрдә "Рослесозащита" ФБУ филиалы – Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәге белән Суводск урман хуҗалыгы техникумы (Киров өлкәсе) арасында урман тармагы өчен белгечләр әзерләү өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.
2019 елның 4 нче июленнән 5 нче июленә кадәр Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районының Мамадыш шәһәрендә урман аударучылар арасында бензомоторлы пычкылар, харвестер һәм форвардер машинистрлары арасында "Урман кисүче – 2019" чемпионатының төбәк этабы узачак. Ярышларда Татарстан Республикасы урман хуҗалыкларыннан һәм Лубян урман-техника көллиятеннән 100дән артык белгеч катнашачак.
Кичә, 23 июньдә, Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасының Табигый ресурслар, милек һәм җир мөнәсәбәтләре комитеты рәисе урынбасары Николай Будуев эш визиты белән Татарстан Республикасына килде.
Лубян урман-техника көллияте базасында "Урман һәм урман-парк хуҗалыгы" белгечлеге буенча 3 нче курс студентлары өчен "Урман буенча күп төрле көрәшурман күп ярышлары" имтиханы узды. Сынауга 21 кеше кертелде.
Фаразланган мәгълүматларга караганда, бүген, 22 июньдә, Татарстан Республикасының кайбер районнарында IV класслы янгын хәтәре көтелә.