ЯҢАЛЫКЛАР


2
июль, 2019 ел
сишәмбе

Казан дәүләт аграр университетының урман хуҗалыгы һәм экология факультетында 4 нче һәм 6 нчы курс студентларының чыгарылыш квалификация эшләрен яклау тәмамланды.

 


1
июль, 2019 ел
дүшәмбе

2019 елның 4 нче июленнән 5 нче июленә кадәр Мамадыш муниципаль районының Мамадыш шәһәрендә «Урман кисүче – 2019» чемпионатының бензиноторлы пилотлары, харвестер һәм форвардер машинистлары арасында төбәк этабы узачак. Ярышларда Татарстан Республикасы урман хуҗалыкларыннан һәм Лубян урман-техника көллиятеннән 100дән артык белгеч катнашачак.

Бүген Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаментында 2019 елда урман патологиясе буенча тикшерүләр үткәрү һәм урман саклау чараларын билгеләү мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды. Аны департамент җитәкчесе урынбасары Сергей Ковалев үткәрде.

Бүген Министрлыкта ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышы узды. Чарада ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, Министрлык хезмәткәрләре, республика оешмалары һәм учреждениеләре вәкилләре катнашты.


28
июнь, 2019 ел
җомга

Кичә, 27 июньдә, Лениногорск урманчылыгының Зәй-Каратай кишәрлегендә участок урманчысы вазыйфаларын башкаручы Роза Якупова һәм "Лениногорск урман хуҗалыгы" ДБУ урман остасы Ольга Исхакова "Родничок" балаларны савыктыру лагерында (Лениногорск ш.) ял итүче балалар белән һөнәри юнәлешкә корылган очрашу үткәрде.

Биектау муниципаль районының "Костер" республика балаларны савыктыру-белем бирү үзәге базасында "Яшь эколог" дигән экологик смена үткәрелә. Чараны оештыручылар – Казан шәһәренең "Шәһәр балалар экология-биология үзәге" МБУ һәм "Республика мәктәптән тыш эшләр үзәге" МБУ.

"Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгы" ДБУ хезмәткәрләре урман культураларын агротехник карау буенча эш алып бара. "Үсентеләрне вакытында утыртып кына калмыйча, агротехник карау эшен дә вакытында үткәрү мөһим, – ди урман хуҗалыгы директоры Альберт Закиров. – Шулай итеп, без кәлшәләргә үсеп китү өчен туфрак йомшарту, чүп үләннәрен утау, үсемлекләрне аклау юлы белән шартларны яхшырта алабыз".


27
июнь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бүген "Лубян урман-техника көллияте" ДБҺБУ уку йортын тәмамлаучыларга дипломнар тапшыру тантанасы узды. Чарада ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, Кукмара муниципаль районы башлыгы Сергей Димитриев һәм башкалар катнашты.

Кичә, 26 июньдә, Краснодар краенда "Орленок" Бөтенроссия балалар үзәге" ФДБМУ "Олимпийский" балалар лагере базасында мәктәп урманчылыклары әгъзалары өчен "Урман үсентесе" дигән профильле сменаны ачу тантанасы узды.

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре 2019 елда урманнарны торгызу һәм утырту материалын үстерү буенча башкарылган эшләрнең сыйфатын, шулай ук урман культураларын техник кабул итү материалларын бәяләүгә кереште.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International