Бүген ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Мамадыш һәм Балык Бистәсе муниципаль районнарында эш визиты белән булды. Анда ул Кама һәм Кызыл Йолдыз урманчылыклары һәм урман хуҗалыклары эшчәнлеге белән танышты.
Бүген ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров эш визиты белән Аксубай һәм Чирмешән муниципаль районнарында булды. Сәфәрнең төп максаты – 2019 елның беренче кварталында урманчылыкларның һәм урман хуҗалыкларының эш йомгаклары һәм агымдагы эшчәнлек белән танышу.
Бүген Министрлыкта аппарат киңәшмәсе булды, анда беркетмә йөкләмәләренең үтәлеше каралды. Киңәшмә ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров рәислегендә узды. Чарада министр урынбасары, министрлык бүлекләре җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.
Татарстан Республикасының дәүләт урман инспекторлары санитар-экологик икеайлык кысаларында торак пунктлар һәм федераль һәм төбәк әһәмиятендәге юллар янында 180 артык рейд үткәрде.
Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районында "Яшь урманчылар" яңа мәктәп урманчылыгы барлыкка килде. Берләшмә Л.Айтуганова исемендәге Девятернә төп гомуми белем бирү мәктәбе базасында оештырылган.
Бүген ТР "Болгар урманчылыгы" дәүләт казна учреждениесенең Спас кишәрлеге урманчылыгы территориясендә, гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү системасы көчләрен һәм чараларын җәлеп итеп, Татарстан Республикасы буенча урман янгыннарын сүндерүнең җыелма планын эшләү белән бер үк вакытта табигый янгыннарны кисәтү һәм бетерү буенча семинар-киңәшмә узды. Шуның белән бергә "Иң яхшы урман янгынын сүндерүче-2019" V Россиякүләм һөнәри осталык конкурсының төбәк этабы да узды.
Бүген Татарстан Республикасында "Урман утырту көне" табигатьне саклау акциясе узды. Казанда үзәк мәйданчык Ишкәкле спорт төрләре үзәге территориясендә булды.
2019 елның 27 апрелендә Татарстан Республикасында "Урман утырту көне" табигатьне саклау акциясе узачак. Яңа урманнар, гадәттәгечә, республиканың барлык муниципаль районнарында да утыртылачак. Бу максатлар өчен ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан 2,8 млн. данә утырту материалы әзерләнде (гади нарат, европа чыршысы, себер карагае, вак яфраклы юкә, гади миләш һәм башкалар).
2019 елның 29 апрелендә 09:00 сәгатьтә ТР "Болгар урманчылыгы" ДБУ Спас кишәрлеге участок урманчылыгы территориясендә (Икмәк музее янында, Болгар ш., Кол Гали ур., 3) Татарстан Республикасы буенча урман янгыннарын сүндерүнең җыелма планын бер үк вакытта эшләп бетерү һәм кисәтү буенча семинар-киңәшмә узачак. Өйрәнүләрдә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы, аның ведомствосындагы учреждениеләр, ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, ТР "Урман янгыннары үзәге" ДБУ, янгын-химия станцияләре хезмәткәрләре һәм башкалар катнашачак. Чара 250дән артык кешене җыяр дип көтелә.
ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров эш визиты белән Әлки, Алексеевск һәм Спас муниципаль районнарында булды. Анда ул язгы урман культуралары эшләрен башкару һәм янгынга каршы минераллаштырылган полосалар салу торышы белән танышты.