Шимбә, 26 гыйнвар көнне, "Яшел патруль" мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар "Ютазы урта белем бирү мәктәбе" МБМУ башлангыч сыйныф укучылары өчен "Урманнарны янгыннардан саклагыз" дигән сыйныфтан тыш чара уздырды. Дәрес барышында мәктәп укучыларына урманның кеше тормышындагы роле, урман янгыннарына китерүче сәбәпләр һәм аның нәтиҗәләре хакында сөйләделәр, шулай ук урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында аңлаттылар.
Быелның 26 гыйнварында Киров өлкәсенең Нократ Аланы районындагы Урта Шөн авылында "Россиянең татар авыллары" россиякүләм иҗтимагый оешмасы призына IV төбәкара хоккей ярышлары узды.
ТР Аксубай муниципаль районының урман тармагында берьюлы берничә кадр үзгәртелде. ТР "Аксубай урманчылыгы" ДКУ яңа җитәкче-урманчысы итеп Андрей Ильмухин, ТР "Аксубай урман хуҗалыгы" ДКУ яңа директоры итеп Сергей Кузнецов билгеләнде. 24 гыйнвар көнне ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров тиешле боерыкларга кул куйды. Бүген учреждениеләрнең коллективларын яңа җитәкчеләре белән министр урынбасарлары Әмир Бәдертдинов һәм Рәис Гомәров таныштырды.
Кичә, 24 гыйнвар көнне, Лубян урман-техника көллияте студентлары Иннополис университетында булдылар. Анда балалар белем бирү аудиторияләрен, лабораторияләрне һәм югары уку йортындагы башка бүлмәләрне карады, шулай ук "Җирне дистанцион зоналарга бүлү нигезләре. Урман хуҗалыгында космик сурәтләрне куллану" лекциясен тыңладылар.
Быелның гыйнварында Kastamonu компаниясе Германия Федератив Республикасында "DOMOTEX" күргәзмәсендә дөнья тармагы бергәлегенә "Алабуга" МИЗ заводының агач-плитә продукциясен күрсәтте.
Татарстандагы югары уку йортлары һәм урта махсус белем бирү йортлары командалары "Россиянең яшел югары белем бирү йортлары" россиякүләм программасы кысаларында экологик квестларда катнаша ала. Квестлар онлайн-платформада уза һәм катнашучылар чынбарлык тормышта яки Интернетта үтәргә тиешле тематик биремнәрне үз эченә ала. Биремнәр кызыклы һәм файдалы, белем бирә торган һәм методик материаллар белән үрелеп бара.
Арча муниципаль районының “Лесхоз УББМ” МБМУ “Табигать варислары” мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар “Кошлар ашханәсе” дигән акция уздырды. Чара кысаларында балалар кошлар өчен җимлекләр әзерләде һәм аларны мәктәп территориясендә элеп чыкты.
Лубян урман-техника көллияте хезмәткәрләре чыгарылыш сыйныфларда укучылар белән очраша.
Республика урманчылыкларында һәм урман хуҗалыкларында хезмәт шартларына махсус бәяләү уздырыла.
2019 елда 100 артык урман тармагы белгече квалификация күтәрү курсларын узачак.