ЯҢАЛЫКЛАР


8
декабрь, 2023 ел
җомга

«Тәтеш урманчылыгы» дәүләт учреждениесенең Тархан кишәрлеге мастеры Егор Романов «Киртәле урта гомуми белем бирү мәктәбе» МББУ укучылары өчен дәрес үткәргән. 

Буа районының Ырынгы урта гомуми белем бирү мәктәбенең «Ырынгы», Чүпрәле районы Шылангы урта гомуми белем бирү мәктәбенең «Урман аланы» һәм Апас районы Табар Черкене урта гомуми белем бирү мәктәбенең «Дубравушка»  урманчылыкларында тәрбияләнүче балалар «Кышын кошларны ашатыгыз» экологик акциясенә кушылган. 


7
декабрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Пенза шәһәрендә Россия Федерациясе субъектларының урман мөнәсәбәтләре өлкәсендә вәкаләтле башкарма хакимият органнары белән Идел буе федераль округы төбәкләрендә урманнарны саклау һәм яңадан үрчетү чараларын үтәү мәсьәләләре буенча пленар утырыш узды.

«Рослесозащита» ФБУ филиалы Татарстан Республикасы Урманны саклау үзәге директоры вазыйфаларын башкаручы Венера Ефременкова мәктәптә уздырыла торган табигый-фәнни дисциплиналар атналыгы кысаларында Зеленодольск районының «3 нче гимназия» МББУ укучылары өчен дәрес үткәргән.

2023 елда Татарстан Республикасында 171,9 гектар мәйданда «компенсацияле» урман торгызу һәм урман үстерү эшләре үткәрелгән.


6
декабрь, 2023 ел
чәршәмбе

Татарстанның Урман хуҗалыгы министрлыгында 2023 елда төп урман барлыкка китерүче токымнар орлыкларын әзерләүгә йомгак ясалды.

Чирмешән лицееның «Лесовичок» мәктәп урманчылыгында катнашучылар һәм 3 нче номерлы «Родничок» Чирмешән балалар бакчасының «Желуди» мәктәпкәчә урманчылыгында тәрбияләнүчеләр Инвалидлар декадасына кушылганнар.

Зеленодольск сынау урман хуҗалыгының урманнардан файдалану буенча инженеры Оксана Горбатенко Зеленодольск  муниципаль районының В.В.Карпов исемендәге лицеена караган «Зеленый островок» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр өчен дәрес үткәргән.

«Яшел армия» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр Әгерҗе муниципаль районының «Сарсак-Умга лицее» МББУ укучылары өчен «Песнәкләр көне» экологик бәйрәменә багышланган айлык кысаларында дәрес үткәргәннәр.


5
декабрь, 2023 ел
сишәмбе

Бүген Министрлыкта 2023 елның икенче яртыеллыгында хокук куллану практикасы нәтиҗәләре турында фикер алышу булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International