Бүген Министрлыкта видеоконференция режимында киңәшмә узды, анда агымдагы елның 2 нче кварталына бурычлар турында фикер алыштылар.
«Чирмешән урманчылыгы» ДКУ хезмәткәрләре Чирмешән муниципаль районының гомуми белем бирү учреждениеләрендә актив рәвештә һөнәри юнәлеш бирү эшен алып бара.
Ел саен үткәрелә торган «Наше время – Безнең заман» Татарстан Республикасы эшче яшьләренең X ачык республика телевизион иҗат фестиваленә старт бирелде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Яз һәм Хезмәт бәйрәме һәм Җиңү көне уңаеннан алдынгы татарстанлыларга Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.
Бүген Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаментында «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектын 2022 елда гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды.
Кичә, 26 апрельдә, ТР Әлмәт муниципаль районында урман янгыннарын сүндерү буенча өйрәнүләр узды.
«Рослесозащита» ФБУ филиалы булган Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәге хезмәткәрләре, урманнарны яңадан торгызганда кулланыла торган утырту материалын бәяләү максатында, базислы урман питомникларын тикшерү эшенә керешкән. Апрель аенда план-график нигезендә «Мамадыш урман хуҗалыгы» ДБУ питомнигыннан 13 партия чәчүлек тикшерелгән.
ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләрнең техника паркы «Экология» илкүләм проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты буенча быел сатып алынган яңа техника һәм җиһазлар белән тулыландырылды.
Бүген ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов Әлки районының Базарлы Матак урта мәктәбендә «Цифр дәресе» үткәрде.
Татарстан Республикасында урманнарда янгын куркынычы сезоны ачылды.