Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин Россиядә урман корылышы эшләрен планлаштыруның яңа тәртибен раслаган.
Бүген ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров Актаныш һәм Минзәлә районнарында булды.
Зеленодольск районыннда 3 нче гимназиянең 11 нче сыйныф укучысы Милана Таһирова «Рослесозащита» ФБУ филиалы Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәгендә урман корткычларының санын исәпкә алу буенча камераль эшләрдә катнашкан.
Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы 2022 елның 1 мартында Россия Федерациясе Табигать ресурслары һәм экология министрлыгының «Урман декларациясе формасын, аны тутыру һәм бирү тәртибен, урман декларациясе форматына электрон формада таләпләр раслау турында» 2021 елның 29 апрелендәге 303 номерлы боерыгының үз көченә керүе турында искәртеп уза. Әлеге документ Россия Табигать ресурслары министрлыгының 30.07.2020 ел, № 539 боерыгының көчен юкка чыгара.
Бүген «Спорт – тормыш нормасы» федераль проекты кысаларында Татарстан Республикасында һәм Россия Федерациясенең башка субъектларында «Россия чаңгы юлы – 2022» Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышлары узды.
Чирмешән лицееның «Лесовичок» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар һәм Чирмешән лицееның 4 нче сыйныф укучылары «Чирмешән урманчылыгы» ТР ДКУ кунакта булып киткәннәр.
Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы ЛесЕГАИС системасын камилләштерү һәм эшләп бетерү эшен дәвам итә.
Киров өлкәсе Нократ Аланы районы Урта Шуны авылында урнашкан боз мәйданчыгында Лубян урман-техника көллияте һәм Урта Шуны авылы командалары арасында хоккей буенча иптәшләрчә очрашу узган.
Бүген Балык Бистәсе ш.т.п. администрациясе бинасында Кызыл Йолдыз урманчылыгының һәм Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгының 2021 елдагы эш нәтиҗәләре һәм 2022 елга бурычлар турында киңәшмә узды.
ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итә: 2022 елның 14 февралендә Татарстан Республикасы Президентының «Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан «Агач әзерләү хокукын бирү һәм шәхси ихтыяҗлар өчен урман утыртмаларын сату-алу шартнамәсе проектын әзерләү турында карар кабул итү» дәүләт хезмәте күрсәтүнең административ регламентын раслау турында»гы указы үз көченә керә.