«Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» ФДБУ мәгълүматлары буенча, 2021 елның 24 августында республиканың күпчелек территориясендә янгын чыгу куркынычының – IV, Мөслим, Минзәлә, Сарман, Азнакай, Кайбыч, Апас, Бөгелмә, Баулы, Ютазы, Әлмәт, Зәй, Лениногорск, Актаныш, Тукай районнары территориясендә V классы көтелә.
Быелның 13 сентябреннән 4 октябренә кадәр Россиянең барлык төбәкләрендә 1-9 нчы сыйныф укучылары экология буенча онлайн-олимпиадада үз белемнәрен сынап карый алачак.
«Ары урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәткәрләре сентябрь азагында 15 га мәйданда урман культураларын тулыландыру эшләрен башкарачак.
Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итә: кичә, 20 август көнне, Әлмәт урманчылыгының Кама-Исмәгыйль кишәрлегендәге 19 нчы һәм 20 нче кварталларда тагын бер урман янгыны чыкты.
Татарстан Республикасында «Урман янгыннарын сүндерү үзәге» ДБУ төбәк диспетчерлык хезмәте эшли.
27-29 октябрь көннәрендә Мәскәүдә экологик белем бирү буенча VII «Мәгариф-2030. Укырга. Эшләп карарга. Гамәл кылырга» россиякүләм конференциясе узачак.
Лениногорск урманчылыгы урман фонды территориясендә ликвидсыз агачларны җыю эшләре дәвам итә.
Бүген ТР Хөкүмәт йортында Татарстан Республикасының гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы булды.
Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләр арасында узган «Һөнәри берлек оешмасы җитәкчесе һәм рәисе – хезмәт өлкәсендә иҗтимагый партнерлар» республика бәйгесенә нәтиҗә ясалган.
ТР «Әгерҗе урманчылыгы» ДКУ хезмәткәрләре урманнарда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү буенча халык арасында аңлату эшләре алып бара.