Бүген Федераль урман хуҗалыгы агентлыгында киңәшмә узды, анда төбәкләрнең 2025 елгы янгын куркынычы сезонына әзерлеген бәяләү критерийлары каралды.
Халыкара урманнар көненә багышланган фотоконкурска эшләр кабул итү дәвам итә.
Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында 2025 елның 2 аенда федераль дәүләт урман контролен (күзәтчелеген) һәм урман сагын гамәлгә ашыруга йомгак ясалды.
«Алабуга урманчылыгы» ТР ДКУ урман торгызу буенча инженеры Оксана Смирнова Алабуга районында Россия Федерациясе Герое А.Н.Епанешников исемендәге 3 нче урта мәктәптә укучылар өчен дәрес үткәргән.
Кукмара муниципаль районының Лубян авылындагы боз мәйданчыгында Татарстанның Атказанган урманчысы Мулланур Гобәйдуллин истәлегенә хоккей буенча турнир узды.
«Саба урманчылыгы» ТР ДКУ Мишәбаш кишәрлеге урманчылыгының урман мастеры Рамил Әхтәмҗанов Саба районының «Лесхоз УББМ» МББУ укучылары өчен Бөтендөнья кыргый табигать көненә багышланган дәрес үткәрде.
Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында белгечләр өчен вакансияләр ачылды.
Спас районы Бураково урта мәктәбенең «Яшь урманчы» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче Кәримә Рәшитова һәм аның остазы, берләшмә җитәкчесе, биология һәм химия укытучысы Лариса Захарова Бөгелмә, Азнакай, Чистай, Тәтеш районнары һәм Казан шәһәре мәгариф бүлекләренең методик хезмәтләре җитәкчеләре һәм методистлары өчен стажировка мәйданчыгы кысаларында узган күргәзмәдә катнаштылар.
Татарстан Республикасында «ТР муниципаль районының иң яхшы мәктәп урманчылыгы» конкурсы башланды.
А.С.Пушкин исемендәге 9 нчы лицейның «Яшь экологлар» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр Зеленодольск муниципаль районының «Зеленодольск сынау урман хуҗалыгы» ТР ДБУ күркә киптерү бинасында булдылар. Балалар өчен экскурсияне урманчы Людмила Гурьянова үткәрде.