Бүген Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаментында Идел буе федераль округында урман янгыннарын сүндерү эшчәнлеген координацияләү буенча штаб утырышы булып узды.
Юниорларның «Подрост» бөтенроссия урман конкурсының төбәк этабына эшләр кабул ителә.
ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында ведомствоара «Чыршы» оператив-профилактик чарасын уздыруга әзерлек эшләре төгәлләнә.
Ютазы муниципаль районының Ютазы урта мәктәбендә «Агачка икенче гомер бүләк ит» экологик акциясенә йомгак ясалды.
2024 елда Татарстан Республикасында урман культураларына һәм утырту материалларына инвентаризация үткәрелде, аның кысаларында хуҗалык өчен кыйммәтле токым категориясенә 2678 гектар мәйданда яшь үсенте кертелде.
2024 елның 14 декабрендә Казан дәүләт аграр университетының урман хуҗалыгы һәм экология факультетында Ачык ишекләр көне узачак.
Күпсанлы мөрәҗәгатьләргә бәйле рәвештә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы урман комплексының федераль дәүләт мәгълүмат системасына техник ярдәм күрсәтү хезмәтенең кайнар линиясе эшләве турында хәбәр итә.
Бүген ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Алексеевск муниципаль районына эш визиты белән барды.
«Лубян урман-техник көллияте» ДБҺБУ студентлары Кукмара районы Лубян урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары өчен «Урман көче» дәресен үткәргәннәр.
2024 елда Татарстан Республикасында 441 гектар мәйданда «компенсацияле» урман торгызу һәм урман үрчетү эшләре үткәрелде.