Бүген Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаментында урман мөнәсәбәтләре өлкәсендә Россия Федерациясенең тапшырылган вәкаләтләрен гамәлгә ашырганда ачыкланган урман законнарын бозулар турында күзәтү-мәгълүмати семинар узды.
Пермь «Россиянең яшьләр башкаласы» конкурсы финалистлары бишлегенә керде.
Бүген Федераль урман хуҗалыгы агентлыгында урман комплексының федераль дәүләт мәгълүмат системасын гамәлгә кертү һәм аның белән эшләү мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды.
Спас районының Бураково урта мәктәбенең «Яшь урманчы» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр «Яшь табигать сакчылары» район экология турнирында 2 нче урынны алганнар.
«Рослесозащита» ФБУ филиалы Татарстан Республикасы Урманны саклау үзәге хезмәткәрләре Советлар Союзы Герое Н.Волостнов исемендәге Васильево кадет интернат-мәктәбендә тәрбияләнүчеләр өчен экскурсия үткәргәннәр.
Бүген «Россия бүген» ХМАда «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясенең алтынчы сезоны нәтиҗәләренә багышланган матбугат конференциясе узды.
Татарстан Республикасында базислы урман питомникларында утырту материалын инвентаризацияләү эшләре төгәлләнде.
Татарстан Республикасында ведомствоара «Чыршы» («Ель») оператив-профилактик чарасы башланды.
«Биләр урманчылыгы» ТР ДКУ җитәкче-урманчысы Рамил Нуруллин Советлар Союзы Герое И.Е.Кочнев исемендәге 2 нче Алексеевск урта гомуми белем бирү мәктәбенең мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр өчен дәрес үткәрде.
Әлки муниципаль районының «Чуаш Кичүе урта гомуми белем бирү мәктәбе» МБМУ базасында мәктәп директорлары өчен районара семинар узган, анда мәгариф системасын үстерү мәсьәләләре турында фикер алышканнар.