ЯҢАЛЫКЛАР


8
октябрь, 2021 ел
җомга

Быелның 9 октябрендә ТР муниципаль районнарында «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясе кысаларында массакүләм агач утырту оештырылачак. Барлыгы 1 млн. данәдән артык утырту материалы (гади нарат, Европа чыршысы, Себер карагае, вак яфраклы юкә, гади миләш һ.б.) утыртылачак.


7
октябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

ТР «Тәтеш урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәткәрләре Тәтеш муниципаль районының Федоровка, Алабирде һәм Келәш авыллары янында авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә ерганак-сазлыклы урыннарда үсә торган утыртмалар утырту буенча эш алып бара.

Татарстанда табигатьне саклауга юнәлтелгән «Татарстанның чиста урманнары» республика акциясе дәвам итә.

Россиянең кошларны саклау берлеге табигый материаллардан ясалган эшләнмәләр буенча «Канатлы фантазияләр» дип аталган VIII интернет-бәйгесендә катнашырга чакыра.


6
октябрь, 2021 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасында 2021 елга дәүләт йөкләмәсе кысаларында урман утыртмаларының санитар торышын яхшырту эшләре дәвам итә.

Татарстан Республикасында «Урманны саклыйк!» Бөтенроссия акциясе кысаларында агач утырту эшләре уздырыла.

Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы тарафыннан урманнарны үзләштерү проекты составы турындагы боерык проектына тәкъдимнәр эшләнгән һәм Россия Федерациясе Табигать ресурслары һәм экология министрлыгына җибәрелгән. Документ интернетта иҗтимагый фикер алышу өчен урнаштырылган.


5
октябрь, 2021 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасында 2021 елның көзге урман-культура сезоны дәвам итә.

Соңгы ике атна эчендә «Шәһәр яны урманчылыгы» ДКУ һәм «Шәһәр яны өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәткәрләре Шәһәр яны урманчылыгының Матюшино, Биектау, Иске Казан һәм Столбище кишәрлекләрендәге урман фонды территориясендә 12 санкциясез чүплек урынын тапкан һәм анда тәртип урнаштырган.

Татарстан Республикасы югары һөнәри белем бирү учреждениеләре студентлары арасында экология өлкәсендә фәнни-гамәли эшләр конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International