Татарстан Республикасында янгынга каршы билгеләнешле юллар төзү һәм үзгәртеп кору буенча эшләр башкарыла.
«Әлмәт урманчылыгы» Татарстан Республикасы дәүләт бюджет учреждениесенең Поташ Аланы кишәрлеге урманчылыгының урман остасы Ирек Гыйбадуллин Әлмәт районының Иске Михайловка урта мәктәбенең «СПЭКТР» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балаларга йомгаклаучы гамәли дәрес үткәрде.
Урман тармагы белгечләре урманнарны янгыннардан саклау мәсьәләсендә Татарстан Республикасының муниципаль районнардагы администрацияләр белән хезмәттәшлек итә.
2021 елның 29 июленнән 31 июленә кадәр Кукмара муниципаль районының Лубян авылында«Лубян урман-техника көллияте» ДБҺБУ базасында Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыкларының IV слеты узачак.
Биектау һәм Әтнә муниципаль районнарында урман утыртмаларының санитар торышын яхшырту буенча эшләр дәвам итә.
Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы хәбәр иткәнчә, 2022 елның 1 гыйнварыннан Россия Федерациясе территориясеннән ылыслы һәм яфраклы кыйммәтле агач токымнарының эшкәртелмәгән һәм тупас эшкәртелгән агачын чыгаруны тыюны кертү планлаштырыла.
Бүген ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында Фәнни-техник совет утырышы булды.
«Кама урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәткәрләре базислы урман питомнигында чәчүлекләрне карау буенча эшләр башкара.
«Үз табигатең буйлап» фотоконкурсына эшләр кабул итү дәвам итә. Аны «Экология России» – нацпроектэкология РФ» челтәр басмасы редакциясе оештыра.
ТР «Урман янгыннарын сүндерү үзәге» ДБУ III типтагы урман янгыннарын сүндерү станциясе җитәкчесе Ренат Шәрәпов, Россия ГТХМ Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең территориаль бүлеге вәкилләре белән бергә, Лениногорск шәһәренең 3 нче урта мәктәбендә булганнар.