ЯҢАЛЫКЛАР


27
июнь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Кичә, 26 июньдә, Краснодар краенда "Орленок" Бөтенроссия балалар үзәге" ФДБМУ "Олимпийский" балалар лагере базасында мәктәп урманчылыклары әгъзалары өчен "Урман үсентесе" дигән профильле сменаны ачу тантанасы узды.

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре 2019 елда урманнарны торгызу һәм утырту материалын үстерү буенча башкарылган эшләрнең сыйфатын, шулай ук урман культураларын техник кабул итү материалларын бәяләүгә кереште.


26
июнь, 2019 ел
чәршәмбе

Бүген "Лубян урман-техника көллияте" ДБҺБУ 32 нче һәм 41 нче урман хуҗалыгы төркеме студентлары диплом эшләрен яклады.

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында "Татарстанның чиста урманнары" республика табигать саклау акциясенә йомгак ясалды. Исегезгә төшерәбез, ул 2019 елның 22 апреленнән 22 июненә кадәрге чорда узды.

"Чирмешән урман хуҗалыгы" ДБУ хезмәткәрләре яшь агачларны карау эшен төгәлләде.


25
июнь, 2019 ел
сишәмбе

Бүген Министрлыкта Саба урманчылыгының урман фонды территориясендә урман төзекләндерү хезмәтләре күрсәтү нәтиҗәләре буенча икенче урман корылышы киңәшмәсе булып узды.

Бүген Министрлыкта аппарат киңәшмәсе булды, анда беркетмә йөкләмәләренең үтәлеше каралды. Киңәшмәне ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров үткәрде. Утырышта министр урынбасарлары, Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре катнашты.

Шушы көннәрдә "Рослесозащита" ФБУ филиалы – Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәге белән Суводск урман хуҗалыгы техникумы (Киров өлкәсе) арасында урман тармагы өчен белгечләр әзерләү өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.


24
июнь, 2019 ел
дүшәмбе

2019 елның 4 нче июленнән 5 нче июленә кадәр Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районының Мамадыш шәһәрендә урман аударучылар арасында бензомоторлы пычкылар, харвестер һәм форвардер машинистрлары арасында "Урман кисүче – 2019" чемпионатының төбәк этабы узачак. Ярышларда Татарстан Республикасы урман хуҗалыкларыннан һәм Лубян урман-техника көллиятеннән 100дән артык белгеч катнашачак.

Кичә, 23 июньдә, Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасының Табигый ресурслар, милек һәм җир мөнәсәбәтләре комитеты рәисе урынбасары Николай Будуев эш визиты белән Татарстан Республикасына килде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International