Бүген Казан шәһәренең "Пламя" балаларны савыктыру лагеры базасында "Балаларны савыктыру лагерьларында балалар ялын оештыруның норматив-хокукый аспектлары. Савыктыру кампаниясе - 2019 әзерләнү" темасына республика семинар-киңәшмәсе булды. Чараны оештыручы булып ТР Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәмендә "Лето" балаларны һәм яшүсмерләрне савыктыруны, ял иттерүне һәм шөгыль белән тәэмин итүне оештыру буенча республика үзәге" ДБУ катнашты.
Кичә, 4 нче апрель көнне, Яшел Үзән шәһәренең "Яшел Үзән музыка театры" МБУ базасында Яшел Үзән муниципаль районы мәктәпләрендә укучылар өчен вакансияләр ярминкәсе узды. Чарада ТР "Яшел Үзән урманчылыгы" ДКУ, ТР "Яшел Үзән сынау урман хуҗалыгы" ДБУ һәм "Лубян урман-техника көллияте" ДБҺББУ хезмәткәрләре катнашты.
"Рослесозащита" ФБУ – "Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәге"ндә 2019 елның беренче кварталындагы эшчәнлеккә йомгак ясалды.
ТР Лениногорск муниципаль районында "Дубки" дигән яңа мәктәп урманчылыгы барлыкка килде. Әлеге берләшмә Лениногорск районының 3 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында оештырылган. Мәктәп урманчылыгында катнашучыларны ТР "Лениногорск урманчылыгы" ДКУ җитәкче-урманчысы Александр Степанов сәламләде.
Лаеш муниципаль районының Лаеш шәһәрендә III типтагы янгын-химия станциясе базасында урманнарда янгыннар чыгу куркынычы янаган чорга әзерлек мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә узды. Чарада ТР "Урман янгыннары үзәге" ДБУ директоры Айрат Әхмәров, үзәкнең III типтагы ЯХС башлыклары һәм механиклары катнашты.
Бу атнада Татарстан Республикасында Халыкара кошлар көненә багышланган чаралар дәвам итте. Мисал өчен, 3 нче апрель көнне ТР "Идел буе урманчылыгы" ДКУ хезмәткәрләре Югары Ослан районының Октябрь урта гомуми белем бирү мәктәбенең "Яшь урманчылар" мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар өчен дәрес уздырды. Ключище кишәрлеге урманчылыгының урман осталары Владимир Тихонов һәм Евгений Чубаков мәктәп укучыларына Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы, урманнарда яшәүче кошлар һәм аларның табигатьтәге роле турында сөйләде.
ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының ведомство буйсынуындагы учреждениеләрендә язгы урман культуралары эшләрен уздыруга әзерлек бара.
Татарстан Республикасында 2013 елның 28 декабрендәге 415-ФЗ номерлы федераль законны гамәлгә ашыру кысаларында, "Агач ташучы машина" оператив-профилактика чарасы дәвам итә. Операциянең максаты – республикада агач материалын законсыз әзерләүне, транспорт белән күчерүне һәм эшкәртүне кисәтү һәм чикләү.
ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының Беренчел һөнәри берлек оешмасы "Мин үз Ватаным белән горурланам!" республика балалар рәсем конкурсының беренче этабын уздыра. Конкурска "Минем төбәк", "Минем гаилә" һәм "Кем булырга?" темалары буенча 13 эш килгән. Конкурста Министрлыкның дәүләт граждан хезмәткәрләре – һөнәри берлек оешмасы әгъзаларының 4 яшьтән 16 яшькәчә балалары катнаша.
Мәскәү шәһәренең "Иң югары икътисад мәктәбе" илкүләм тикшеренү университеты базасында Россиядәге "яшел" белем бирү йортларының III Россиякүләм слеты булды. Форум кысаларында төрле тренинглар, эшлекле уеннар, презентацияләр, табигать саклау эшчәнлеге, экологик проектларны тормышка ашыру һәм экологик акцияләр уздыру мәсьәләләре буенча семинарлар үткәрелде. Слетта шулай ук Россиянең "Яшел" белем бирү йортлары ассоциациясе оештырган "Безнең белән аер", "Лесомания", "Россия суы", "Экоагарту" квестларында җиңеп чыгучыларны да бүләкләделәр.