Бүген Казан шәһәренең С.Сәйдәшев исемендәге зур концертлар залында “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы” республика конкурсында җиңүчеләрне котлау тантанасы булды.
ТР "Урман янгыннары үзәге" ДБУ III типтагы янгын-химия станцияләрендә 2019 елдагы янгын чыгу куркынычы янаган чорга әзерлек башланды.
ТР "Аксубай урманчылыгы" ДКУ Аксубай кишәрлеге урманчылыгы базасында чаңгы узышы буенча ярышлар булды.
Бүген Кукмара муниципаль районының Лубян авылында "Лубян урман-техника көллияте" ДБҺББУ беренчел һөнәри берлек оешмасының конференциясе булды. Утырыш эшендә ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, "Лубян урман-техника көллияте" ДБҺББУ Рим Фәхраҗиев, ТР "Лубян урманчылыгы" ДКУ җитәкче-урманчысы Фирдус Хәбибрахманов һ.б. катнашты.
Бүген Мәскәү өлкәсенең Урман хуҗалыгы комитеты рәисенең беренче урынбасары Дмитрий Капиталинин җитәкчелегендәге делегация Саба муниципаль районының Лесхоз бистәсендәге ТР Урман селекция-орлыкчылык үзәгендә булды.
Татарстан Республикасында "Урман буыны" онлайн-квесты уза. Конкурсны оештыручы булып ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы ярдәмендә "Лубян урман-техника көллияте" ДБҺББУ һәм Татарстан Республикасының "Чиста булачак" иҗтимагый хәрәкәте тора.
Кичә, 5 март көнне, Саба муниципаль районына Саха Республикасыннан делегация килде. Эш сәфәре кысаларында делегация әгъзалары – мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре – районның берничә мәктәбендә һәм "Саба аграр көллияте" ДАҺББУ булдылар.
Бүген Түбән Новгород шәһәрендә Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаменты белән "Рослесинфорг" ФДБУ "2019 елда урманчылыкларның чикләрен билгеләүне тәэмин итүгә бәйле дәүләт эшен башкару буенча үзара хезмәттәшлек итү. 2015-2018 еллар өчен эш йомгаклары" темасына уртак киңәшмәсе узды.
2019 елның 26 февраленнән 4 мартына кадәр Мәскәү өлкәсенең Пушкино шәһәрендә "Авиалесохрана" ФБУ авиациягә өйрәтү үзәге базасында "Урманнарны саклау өлкәсендә диспетчер" һөнәри әзерлек курслары узды. Дәресләрдә Россия Федерациясе төбәкләреннән махсус учреждениеләрнең вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан ТР "Урман янгыннары үзәге" ДБУ диспетчер идарәсе төбәк пунктының радиооператорлары Альбина Егорова һәм Айсылу Габдрахманова катнашты.