Бүген ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында видеоконференция режимында киңәшмә булды, анда алдагы чор бурычлары каралды. Киңәшмәне ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров уздырды.
Бүген Министрлыкта аппарат киңәшмәсе узды, аның барышында беркетмә йөкләмәләренең үтәлеше каралды. Киңәшмә ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров рәислегендә узды. Чарада Министрлыкның эшләр белән идарә итүчесе Илгизәр Зарипов, профиль бүлекләрнең башлыклары һәм белгечләре катнашты.
Татарстанның урман тармагы белгечләре 2019 елда урман хуҗалыгы эшләрен уздыруга әзерләнә. Шулай итеп, бу көннәрдә Министрлыкның ведомство буйсынуындагы учреждениеләрендә сыза-яр буе урман утыртмаларын утырту буенча кишәрлекләр сайлана һәм проектлар әзерләнә.
ТР "Нурлат урманчылыгы" ДКУ 2019 елда янгын чыгу куркынычы янаган чорга әзерлек мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Чарада җитәкче-урманчы Рустем Галеев һәм кишәрлек урманчылыкларының участок урманчылары катнашты.
ТР "Аксубай урманчылыгы" ДКУ белгечләре Аксубай муниципаль районындагы берничә гомуми белем бирү учреждениесендә булды.
ТР "Шәһәр яны урманчылыгы" ДКУ Матюшино кишәрлеге урманчылыгының участок урманчысы Нурсил Гыйбадуллин бүген Питрәч муниципаль районы хакимиятендә узган утырышта доклад белән чыгыш ясады. Киңәшмәдә район башлыгы Илһам Кәшапов, райондагы учреждениеләрнең, оешмаларның һәм предприятиеләрнең җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.
Бөгелмә муниципаль районының "Балалар экологик-биологик үзәге" МББ МБМУ гомуми белем бирү учреждениеләренең берсендә мәктәп урманчылыгы оештыру мәсьәләсе турында сөйләшү булды. Киңәшмәдә ТР "Бөгелмә урманчылыгы" ДКУ җитәкче-урманчысы Гөлнара Мөхәммәтханова, район башкарма комитеты вәкилләре һәм мәктәпләрдәге укытучылар катнашты.
Янгын-профилактика чаралары комплексы кысаларында ТР "Болгар урманчылыгы" ДКУ хезмәткәрләре тарафыннан Спас һәм Әлки муниципаль районнары территорияләрендә мәгълүмат листовкалары таратылды.
"Рослесозащита" ФБУ филиалы – "Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәге" җитәкчесе урынбасары Венера Ефременкова "ТР Яшел Үзән муниципаль районының 4 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе" МБМУ 8 нче сыйныфында укучылар белән очрашты. Очрашу барышында Венера Ефременкова укучыларны Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы һәм дәүләт урман патологик тикшеренүләр уздыру буенча филиал хезмәткәрләре эшчәнлеге белән таныштырды.
Бүген Түбән Кама шәһәрендә ТР "Түбән Кама урманчылыгы" ДКУ һәм ТР "Түбән Кама урман хуҗалыгы" ДБУ учреждениеләренең "2018 елда эш йомгаклары һәм 2019 елга бурычлар турында. 2018 ел өчен коллектив шартнамәләре үтәлешен карау һәм 2019 елга пролонгацияләү" темасына җыелышы булды. Утырыш эшендә ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Әмир Бәдертдинов, район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Сәйфетдинов катнашты.