Бүген Балык Бистәсе ш.т.п. администрациясе бинасында Кызыл Йолдыз урманчылыгының һәм Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгының 2021 елдагы эш нәтиҗәләре һәм 2022 елга бурычлар турында киңәшмә узды.
ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итә: 2022 елның 14 февралендә Татарстан Республикасы Президентының «Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан «Агач әзерләү хокукын бирү һәм шәхси ихтыяҗлар өчен урман утыртмаларын сату-алу шартнамәсе проектын әзерләү турында карар кабул итү» дәүләт хезмәте күрсәтүнең административ регламентын раслау турында»гы указы үз көченә керә.
Бүген Министрлыкта видеоконференция режимында киңәшмә узды, анда алдагы чорга бурычлар каралды.
Бүген ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының аренда мөнәсәбәтләре бүлеге җитәкчесе Фәнил Әхмәдуллин «Умартачылыкны үстерүнең нәтиҗәлелеген арттыру» программасы буенча квалификация күтәрү курсларында катнашучылар өчен «Урман фонды җирләрендә умартачылык оештыру. Аренда мөнәсәбәтләре» темасына лекция укыган. Әлеге курслар «Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты» өстәмә һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе базасында уза.
Бүген Федераль урман хуҗалыгы агентлыгында 2022 елда урманнарда янгын чыгу куркынычы янаган чорга әзерлек мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды.
2022 елның 18 февралендә Түбән Кама шәһәрендә халык рәссамы А.С. Фәтхетдинов музеенда «Объективта табигать» дигән фотокүргәзмә ачылачак.
Бүген ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров эш визиты белән Спас муниципаль районында булды.
Бүген «Әлки мәдәният йорты» МБУ Әлки муниципаль районы советы утырышы булды.
Арча районы Лесхоз урта мәктәбенең «Табигать варислары» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче Ильяс Галимов Экология буенча бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының төбәк этабында призер булган.
Бүген Урман хуҗалыгы министрлыгында «Тәтеш урманчылыгы» ДКУ һәм «Тәтеш урман хуҗалыгы» ДБУ оешмаларының 2021 елдагы эш йомгаклары һәм 2022 елга бурычлары турында» видеоконференция режимында киңәшмә узды.