Бүген Министрлыкта 2021 елда «Кастамону Интегрейтед Вуд Индастри» ҖЧҖ заводына агач әзерләү һәм китерү мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды. Чараны урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров үткәрде.
Л.Айтуганов исемендәге Девәтернә төп гомуми белем бирү мәктәбендә «Яшь урманчылар» мәктәп урманчылыгы әгъзаларының җыелышы булып узган.
2021 елның 23-26 февралендә Казанда мәктәп балаларының А.М.Терентьев исемендәге XXVII Идел буе фәнни экологик конференциясе үткәреләчәк. Аны оештыручылар – ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының «Республика олимпиада үзәге» һәм ТР Фәннәр Академиясенең Экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану проблемалары институты.
2021 елда Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләрнең административ биналарын капиталь ремонтлау буенча республика программасын тормышка ашыру дәвам итәчәк.
Бүген Министрлыкта видеоконференция режимында киңәшмә узды, анда «Алабуга урманчылыгы» ДКУ һәм «Алабуга урман хуҗалыгы» ДБУнең 2020 елдагы эш нәтиҗәләре каралды һәм 2021 елга бурычлар билгеләнде.
Кукмара муниципаль районының Лубян авылында «Лубян урман-техника көллияте» дәүләт бюджет һөнәри белем бирү учреждениесе студентлары арасында ел саен үткәрелә торган Спартакиада кысаларында чаңгы ярышлары узган.
Бүген Министрлыкта «Баулы урманчылыгы» ДКУ һәм «Баулы урман хуҗалыгы» ДБУ эш йомгаклары һәм 2021 елга бурычлар турында. 2020 елга коллектив килешү үтәлешен карау» темасына видеоконференция режимында киңәшмә узды.
Бүген, 1 февралендә, https://www.treeoftheyear.org сайтында «Елның Европа агачы – 2021» конкурсы кысаларында тавыш бирү башланды.
2021 елның гыйнвар аена Татарстан Республикасы территориясендә федераль дәүләт урман күзәтчелеген (урман сагын) гамәлгә ашыруга йомгак ясалды.
Бүген Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров эш визиты белән Әлки муниципаль районында булды.