2020 елның 22-26 нчы июнендә Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы юниорларның «Подрост» XVII Бөтенроссия урман конкурсының финал этабын үткәрә.
«Чирмешән урманчылыгы» ДКУ һәм «Чирмешән урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәткәрләре урман фондын төзекләндерү буенча эшләр алып бара.
«Шәһәр яны урманчылыгы» ДКУ һәм «Шәһәр яны өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы» ТР ДБУ хезмәткәрләре Шәһәр яны урманчылыгының Столбище кишәрлегендәге 61, 68 һәм 87 кварталларда 8 санкциясез чүплеккә тап булган һәм бу урыннарны тәртипкә китергән.
1 нче июнь – Халыкара балаларны яклау көнендә башланып киткән #СадПамятиДома флешмобында акциянең https://садпамяти2020.рф рәсми сайтында барлык илдән яшь рәсем һәм кул эшләре авторлары катнашкан.
Бүген Министрлыкта видеоконференция режимында киңәшмә узды, анда алдагы чорга бурычлар каралды.
Зеленодольск урманчылыгының урман фонды территориясендә урманнарны тәртипкә китерү эшләре башланган.
Татарстан Республикасында урман культураларын агротехник карау эшләре дәвам итә. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматлары буенча, агымдагы елның 16 июненә алар 2 мең гектар мәйданда башкарылган.
Татарстан Республикасында агачны законсыз әзерләүне, транспортлауны һәм эшкәртүне кисәтү һәм булдырмауны контрольдә тоту көчәйтеләчәк.
Агымдагы елның 25 нче июнендә 15:00 сәгатьтә Казан дәүләт аграр университетының урман хуҗалыгы һәм экология факультетына укырга керү мәсьәләләре буенча онлайн-конференция узачак.
Татарстан Республикасының Урман селекция-орлыкчылык үзәгендә икенче ротация кысаларында, чәчкеннәр үсешенә этәргеч бирү һәм аларны яклау өчен биологик препаратлар кулланып, гади нарат орлыклары чәчелгән.