ЯҢАЛЫКЛАР


21
май, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы урман хуҗалыклары хезмәткәрләре яшь үсемлекләрне карау эшенә керешкән.


20
май, 2020 ел
чәршәмбе

Кичә, 19 нчы майда, Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районында Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында истәлекле агач утырту чарасы булып узган.

«Зеленодольск урманчылыгы» ДКУ һәм «Рослесозащита» ФБУ филиалы – Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәге хезмәткәрләре Зеленодольск кишәрлеге территориясендәге урман биләмәсен чистарту буенча эшләр үткәргән.

 

«Буа урманчылыгы» ДКУ хезмәткәрләре, Казан дәүләт аграр университетының урман хуҗалыгы һәм экология факультеты укытучылары белән берлектә, Буа районы Рунга урта гомуми белем бирү мәктәбенең «Рунга» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар өчен гамәли дәрес үткәргән.


19
май, 2020 ел
сишәмбе

«Лаеш урманчылыгы» ДКУ, «Лаеш урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәткәрләре һәм Егорьево авыл җирлеге вәкилләре Лаеш муниципаль районының Бима авылы янындагы Лаеш участогының 115 кварталындагы 16 нчы бүлемтекнең урман фонды территориясендә рөхсәтсез чүп-чар ташлау урынын бетергән.

«Коррупциягә каршы бергәләп!» халыкара коррупциягә каршы яшьләр социаль реклама конкурсына эшләр кабул итү дәвам итә.


18
май, 2020 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасының урман тармагы белгечләре Халыкара гаилә көне кысаларында һөнәри династияләрне котлау акциясенә кушылды.

«Рослесозащита» ФБУ филиалы – Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәге хезмәткәрләре, урман утыртмаларының характеристикаларын бәяләү максатында, урманнарны яңадан торгызуга дәүләт мониторингы кысаларында эшләргә керешкән.

Яр Чаллы шәһәрендә ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында истәлекле агачлар утыртылган. «Прибрежный» паркында һәм Автосборочный проспекты буенда 2,5 га мәйданда нарат, каен, тирәк, юкә һәм өрәңге үсентеләре утыртылган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International