Бүген, Җиңү Көнен каршы алу уңаеннан, Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров урман тармагы ветераннары – тыл хезмәтчәннәре белән очрашты. Министр ветераннарны якынлашып килүче бәйрәм белән котлады һәм аларга бүләкләр тапшырды.
Бүген Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров аппарат киңәшмәсен уздырды, анда беркетмә йөкләмәләренең үтәлеше каралды. Чарада министр урынбасары, Министрлык бүлекләреннән җитәкчеләр һәм белгечләр катнашты.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2019 елның 15 апрелендәге 294 номерлы карары нигезендә Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы махсус режим гамәлдә.
Татарстан Республикасында урман культуралары сезоны дәвам итә.
Бүген Лубян урман-техника көллияте студентлары һәм хезмәткәрләре Җиңү Көне уңаеннан велосипед ярышын оештырды. Старт Кукмара муниципаль районының Лубян авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар монументы янында башланып китте.
1 май көнне http://rosdrevo.ru/russian-tree-of-the-year/# сайтында "Илнең төп агачы – елның Россия агачы" илкүләм конкурсы буенча тавыш бирү башланды.
ТР "Шәһәр яны урманчылыгы" дәүләт казна учреждениесенең Матюшино кишәрлеге урманчылыгында өмә үткәрелде. Чарада урман хуҗалыгы хезмәткәрләре, арендаторлар һәм Зеленый Бор, Матюшино, Светлая Поляна торак пунктларында яшәүчеләр катнашты.
Бүген ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Мамадыш һәм Балык Бистәсе муниципаль районнарында эш визиты белән булды. Анда ул Кама һәм Кызыл Йолдыз урманчылыклары һәм урман хуҗалыклары эшчәнлеге белән танышты.
Бүген ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров эш визиты белән Аксубай һәм Чирмешән муниципаль районнарында булды. Сәфәрнең төп максаты – 2019 елның беренче кварталында урманчылыкларның һәм урман хуҗалыкларының эш йомгаклары һәм агымдагы эшчәнлек белән танышу.
Бүген Министрлыкта аппарат киңәшмәсе булды, анда беркетмә йөкләмәләренең үтәлеше каралды. Киңәшмә ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров рәислегендә узды. Чарада министр урынбасары, министрлык бүлекләре җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.