ЯҢАЛЫКЛАР


5
март, 2022 ел
шимбә

Бүген Министрлыкта республика урман фондын булдыру мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.


4
март, 2022 ел
җомга

Бүген Кукмара муниципаль районының Лубян авылында Татарстан Республикасының урман тармагы хезмәткәрләре арасында «Урман чаңгы юлы – 2022» спартакиадасы булып узды.

Бүген Кукмара шәһәре хакимият бинасында Лубян урманчылыгы һәм Лубян өйрәнү-сынау урман хуҗалыгының 2021 елдагы эш йомгаклары һәм 2022 елга бурычлары, 2022 елгы янгын куркынычы һәм урман культуралары сезоннарына әзерлек барышы турында киңәшмә үткәрелде.

ТР «Шәһәр яны урманчылыгы» дәүләт казна учреждениесенең Матюшино кишәрлеге урманчысы Нурсил Гыйбадуллин Казан шәһәре Идел Буе районының 129 нчы рус-татар мәктәбендә «Урман һәм Кеше» темасына дәрес һәм  сыерчык оялары ясау буенча мастер-класс үткәргән.


3
март, 2022 ел
пәнҗешәмбе

2022 елның 2 аенда Татарстан Республикасы территориясендә федераль дәүләт урман контролен (күзәтчелеген), урман сагын гамәлгә ашыруга йомгак ясалды.

2022 елның 16-18 мартында «Тере планета» XIV Төбәкара онлайн-фестивале үткәрелә.

Татарстан Республикасы «Азнакай урманчылыгы» ДКУ Сарман кишәрлеге урманчысы Айрат Вахитов Сарман районының «Сарман урта мәктәбе» МББУ «Урманның табигатьтә һәм кеше тормышында роле» темасына дәрес үткәргән.


2
март, 2022 ел
чәршәмбе

2022 елның 4 мартында Кукмара муниципаль районының Лубян авылында «Урман чаңгы юлы – 2022» спартакиадасы узачак.

«Бөгелмә урманчылыгы» ДКУ хезмәткәрләре, Бөгелмә муниципаль районының иреклеләр үсешен килештерү үзәге вәкилләре белән берлектә, «Урман белгечләре» дигән экологик викторина үткәргәннәр.

«Арча урманчылыгы» ДКУ хезмәткәрләре урман тармагы ветераны Кафия Габдрахманова янына барып, аны 80 яшьлек юбилее белән котладылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International