Татарстанда табигатьне саклауга юнәлтелгән «Татарстанның чиста урманнары» республика акциясе дәвам итә.
Россиянең кошларны саклау берлеге табигый материаллардан ясалган эшләнмәләр буенча «Канатлы фантазияләр» дип аталган VIII интернет-бәйгесендә катнашырга чакыра.
Татарстан Республикасында 2021 елга дәүләт йөкләмәсе кысаларында урман утыртмаларының санитар торышын яхшырту эшләре дәвам итә.
Татарстан Республикасында «Урманны саклыйк!» Бөтенроссия акциясе кысаларында агач утырту эшләре уздырыла.
Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы тарафыннан урманнарны үзләштерү проекты составы турындагы боерык проектына тәкъдимнәр эшләнгән һәм Россия Федерациясе Табигать ресурслары һәм экология министрлыгына җибәрелгән. Документ интернетта иҗтимагый фикер алышу өчен урнаштырылган.
Татарстан Республикасында 2021 елның көзге урман-культура сезоны дәвам итә.
Соңгы ике атна эчендә «Шәһәр яны урманчылыгы» ДКУ һәм «Шәһәр яны өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәткәрләре Шәһәр яны урманчылыгының Матюшино, Биектау, Иске Казан һәм Столбище кишәрлекләрендәге урман фонды территориясендә 12 санкциясез чүплек урынын тапкан һәм анда тәртип урнаштырган.
Татарстан Республикасы югары һөнәри белем бирү учреждениеләре студентлары арасында экология өлкәсендә фәнни-гамәли эшләр конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә.
«Бөгелмә урманчылыгы» ДКУ хезмәткәрләре урман культураларын инвентаризацияләү эшләрен төгәлләгән.
ТР «Чирмешән урманчылыгы» дәүләт казна учреждениесенең Казан урманчылыгының кишәрлек урманчысы Марс Рәхимҗанов Чирмешән районы «Чирмешән лицее» МБМУ «Лесовичок» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр өчен базислы урман питомнигында гамәли дәрес үткәргән.