ЯҢАЛЫКЛАР


25
март, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Россиянең Урман химаячеләре советы (FSC) «Елның яшел проекты – 2021» премиясенә гаризалар кабул итә башлаган, ул урманга бәйле тотрыклы үсеш өлкәсендә Россиядә алдынгы тәҗрибәләрне һәм инициативаларны эзли һәм бүләкли.


24
март, 2021 ел
чәршәмбе

Бүген ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров «ТатарстанОнлайн» программасының туры эфирында катнашты, эфир барышында республикада урман комплексының торышы, алдагы чорга өстенлекле бурычлар турында сөйләде, шулай ук социаль челтәрләр аша алынган гражданнарның сорауларына җавап бирде.

Казан шәһәре, Совет районының 84 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең «Урман дуслары» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче Нәзирә Хәкимова «Ел укучысы» конкурсының район этабында 2 нче урын яулаган.

27 мартта ел саен уздырыла торган «Җир сәгате-2021» экологик акциясе үткәреләчәк.


23
март, 2021 ел
сишәмбе

Бүген ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров урман тармагы ветераны Николай Кузнецов белән очрашты.

Бүген Министрлыкта Питрәч муниципаль районы территориясендә 2021 елгы урманнарда янгын куркынычы сезонына әзерлек мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды.

«Ислейтар урман хуҗалыгы» ДБУ 2021 елның урман культуралары сезонына әзерләнә.

Россиядә агач эшкәртү тармагын әйдәп баручы җитештерүчесе – Kastamonu компаниясе производствоның өченче линиясен эшләтеп җибәрде.


22
март, 2021 ел
дүшәмбе

Бүген Министрлыкта аппарат киңәшмәсе булып узды, анда беркетмә йөкләмәләрен үтәү барышы каралды.

Бүген Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының дәүләт урман реестры, урманнардан файдалану һәм урман корылышы бүлегендә әйдәп баручы консультант дигән дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфасын биләп торуга конкурс булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International