ЯҢАЛЫКЛАР


16
июнь, 2020 ел
сишәмбе

Бүген Министрлыкта видеоконференция режимында киңәшмә узды, анда алдагы чорга бурычлар каралды.

Зеленодольск урманчылыгының урман фонды территориясендә урманнарны тәртипкә китерү эшләре башланган.

Татарстан Республикасында урман культураларын агротехник карау эшләре дәвам итә. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматлары буенча, агымдагы елның 16 июненә алар 2 мең гектар мәйданда башкарылган.


15
июнь, 2020 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасында агачны законсыз әзерләүне, транспортлауны һәм эшкәртүне кисәтү һәм булдырмауны контрольдә тоту көчәйтеләчәк.

Агымдагы елның 25 нче июнендә 15:00 сәгатьтә Казан дәүләт аграр университетының урман хуҗалыгы һәм экология факультетына укырга керү мәсьәләләре буенча онлайн-конференция узачак.

Татарстан Республикасының Урман селекция-орлыкчылык үзәгендә икенче ротация кысаларында, чәчкеннәр үсешенә этәргеч бирү һәм аларны яклау өчен биологик препаратлар кулланып, гади нарат орлыклары чәчелгән.


12
июнь, 2020 ел
җомга

Кадерле ватандашлар! Хөрмәтле коллегалар!

Илебезнең төп дәүләт бәйрәме – Россия көне белән ихлас котлауларны кабул итегез!


11
июнь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Бүген ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров эш визиты белән Алабуга муниципаль районында булды.

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы бәйрәм һәм ял көннәрендә урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүне контрольдә тотуны көчәйтәчәк.

«Рослесозащита» ФБУ филиалы – Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәге хезмәткәрләре Зеленодольск шәһәренең Бакый Урманче урамы буенча урнашкан йорт территориясен яшелләндерү һәм төзекләндерү эшләрен үткәргән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International