Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында Россия Федерациясе Урман кодексында билгеләнгән урман декларацияләрен һәм хисапларны кабул итү эше башланды.
«Рослесозащита» ФБУ филиалы – Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәге директоры вазыйфаларын башкаручы Венера Ефременкова Зеленодольск муниципаль районының 26 нчы катнаш төрдәге «Дюймовочка» балалар бакчасында урта һәм өлкән төркемнәрдә тәрбияләнүче балалар өчен «Урманның дуслары һәм дошманнары. Урманны саклыйк!» дигән темага экология дәресе уздырган.
ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында 2021 елда урман патологиясен тикшерү буенча башкарылган эшләргә йомгак ясалды.
Татарстан Республикасында «Экология» илкүләм проекты кысаларында төп урман барлыкка китерүче токым орлыкларын әзерләү эшләре төгәлләнде.
Бүген Федераль урман хуҗалыгы агентлыгында «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды
«Лубян урман-техника көллияте» дәүләт бюджет һөнәри белем бирү учреждениесендә Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне кысаларында чаралар үткән. Барлык төркем җитәкчеләре дә студентлар өчен «Синең хокукың, синең ролең: коррупциягә юк дип әйт!» дигән темага сыйныф сәгатьләре үткәргәннәр.
Бүген Министрлыкта республика урман фондын булдыру буенча юл картасын эшләү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.
Татарстан Республикасында «Утны туктат» янгынга каршы мәгълүмат кампаниясенә йомгак ясадылар.
Азнакай урманчылыгының урман фонды территориясендә урман утыртмаларының санитар торышын яхшырту буенча эшләр төгәлләнде.
2021 елда Татарстан Республикасында 489,6 гектар мәйданда урманнарны торгызу буенча компенсация эшләре үткәрелгән.