ЯҢАЛЫКЛАР


22
февраль, 2020 ел
шимбә

Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров эш визиты белән Нурлат муниципаль районында булды.

Бүген көннең беренче яртысында Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Спас муниципаль районына эш сәфәре кылды. Анда ул "Болгар урманчылыгы" дәүләт казна учреждениесенең һәм "Болгар урман хуҗалыгы" дәүләт бюджет учреждениесенең 2019 елдагы эш нәтиҗәләре һәм 2020 ел бурычларына багышланган җыелыш уздырды.

"Кызыл Йолдыз урманчылыгы" ДКУ урманнан файдалану инженеры Рәисә Хәмзина "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты. хатын-кыз күзлегеннән" республика конкурсының зона этабында җиңү яулады.

"Шәһәр яны урманчылыгы" дәүләт казна учреждениесе һәм "Шәһәр яны өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы" дәүләт бюджет учреждениесе хезмәткәрләре Әфганстандагы сугыш хәрәкәтләрендә катнашучы Николай Цветковны Ватанны саклаучылар көне белән котлады.


21
февраль, 2020 ел
җомга

Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Аксубай һәм Алексеевск муниципаль районнарына эш сәфәре белән барды.

Бүген көннең беренче яртысында Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Чистай һәм Яңа Чишмә районнарында эш визиты белән булды.

"Арча урман хуҗалыгы" ДБУ базасында Арча муниципаль районының урман тармагы ветераннары өчен "Керим эле урманнарга" дигән тематик кичәсе узды.

Кичә, 20 нче февраль көнне, Кукмара муниципаль районының Кукмара шәһәрендә "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән" республика конкурсының зона этабы булып узды.


20
февраль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Бүген "Рослесозащита" ФБУ филиалы – Татарстан Республикасы Урманнарын яклау үзәге директоры урынбасары Венера Ефременкова Зеленодольск муниципаль районының 10 нчы "Созвездие" гимназиясенең 1 нче сыйныф укучылары өчен дәрес үткәрде.

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында 2020 елда урманнарда янгын чыгу хәтәре янаган чорга әзерлек эше дәвам итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International