ЯҢАЛЫКЛАР


10
декабрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Бөтенроссия экологик диктантына йомгак ясалды. Татарстан Республикасы Россия Федерациясенең иң яхшы һәм актив төбәге дип танылды.


9
декабрь, 2020 ел
чәршәмбе

Бүген министрлыкта «Төп утыртмаларда тотрыклы урман хуҗалыгын алып бару концепциясен эшләү һәм аларны Татарстан Республикасында куллану «ASTAT» фәнни-тикшеренү проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды.

Бүген Министрлык һәм аның карамагындагы учреждениеләр хезмәткәрләре өчен «Прокуратура органнары тарафыннан коррупция юнәлешендәге хокук бозуларны ачыклау практикасы турында» темасына лекция булды.

Лениногорск шәһәренең 3нче урта мәктәбенең «Дубки» мәктәп урманчылыгында «Кошлар өчен иң яхшы җимлек» дигән экологик конкурс узган.

Бүген Казан IT-паркында Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган республика яшьләр форумы узды. Чара дискуссия форматында узды.


8
декабрь, 2020 ел
сишәмбе

Бүген Министрлыкта Татарстан Республикасында агач материалларын законсыз әзерләүне, транспортлауны, эшкәртүне, сатуны һәм экспортлауны кисәтү һәм туктату мәсьәләләре ведомствоара комиссиясе утырышы булды.

Татарстан Республикасы урманчылыкларында Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне алдыннан чаралар уза. Шулай итеп, «Бөгелмә урманчылыгы» ДКУ участок урманчылары һәм урман мастерлары катнашында семинар оештырылды. Җитәкче-урманчы Гөлнара Мөхәммәтханова катнашучыларга аеруча киң таралган коррупция җинаятьләре һәм алар өчен җаваплылык чаралары турында сөйләде.

Ютазы районындагы Ютазы урта мәктәбенең «Яшел патруль» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар макулатура җыю буенча #БумБатл Бөтенроссия акциясендә катнашкан. Укучылар көче белән барлыгы 320 кг макулатура җыелган.


7
декабрь, 2020 ел
дүшәмбе

Бүген Министрлыкта Kastamonu компаниясенең агач эшкәртү заводына агач әзерләү һәм китерү мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды.

Инвалидлар декадасы кысаларында «Алабуга урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы урынбасары Евгения Клеткина һәм урманнарны торгызу буенча инженер Оксана Смирнова «Игелек планетасы» яшьләр һәм инвалид балалар төбәк иҗтимагый оешмасына барган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International