ЯҢАЛЫКЛАР


31
март, 2023 ел
җомга

Татарстан Республикасының Урман селекция-орлыкчылык үзәгендә ылыслы һәм яфраклы токым орлыкларының беренче ротациясен чәчүгә керешкәннәр.


30
март, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Кукмара шәһәре хакимият бинасында Лубян урманчылыгы һәм Лубян өйрәнү-сынау урман хуҗалыгының 2022 елдагы эш йомгаклары һәм 2023 елга бурычлары, 2023 елгы янгын куркынычы һәм урман культуралары сезоннарына әзерлек барышы турында киңәшмә үткәрелде.

«Аксубай урманчылыгы» ДКУ кишәрлек урманчысы Айрат Җамалиев Аксубай районының Иске Ибрай урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Кошлар – безнең дуслар» дигән чара уздырган.

Татарстан Республикасының «Чиста булачак» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы экоактивистларны «Табигать һәм Мин» һәм «ЭКВЕСТ» конкурсларында катнашырга чакыра.


29
март, 2023 ел
чәршәмбе

Бүген ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре «Махсус операция геройлары» мультимедиа күргәзмәсе экспозициясе белән таныштылар.

Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы ЛесЕГАИС системасының онлайн ярдәм хезмәте эшли башлавы турында хәбәр итә.

Зеленодольск районының 4 нче урта мәктәбенең «Лесовичок» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр «Рослесозащита» ФБУ филиалы Татарстан Республикасы Урманнарны саклау үзәгенә барганнар.


28
март, 2023 ел
сишәмбе

Бүген Министрлыкта Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы каршындагы Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы булды.

Бүген Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаментында Арча, Кама һәм Нурлат урманчылыклары урман фонды территориясендә урман корылышы эшләрен алып бару мәсьәләләре буенча беренче урман төзелеше киңәшмәсе узды.

Татарстан Республикасында «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында урманнарны торгызу буенча эшләр башкаруга әзерләнәләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International