ТР «Шәһәр яны урманчылыгы» дәүләт казна учреждениесенең Матюшино кишәрлеге урманчысы Нурсил Гыйбадуллин Казан шәһәре Идел Буе районының 129 нчы рус-татар мәктәбендә «Урман һәм Кеше» темасына дәрес һәм сыерчык оялары ясау буенча мастер-класс үткәргән.
2022 елның 2 аенда Татарстан Республикасы территориясендә федераль дәүләт урман контролен (күзәтчелеген), урман сагын гамәлгә ашыруга йомгак ясалды.
2022 елның 16-18 мартында «Тере планета» XIV Төбәкара онлайн-фестивале үткәрелә.
Татарстан Республикасы «Азнакай урманчылыгы» ДКУ Сарман кишәрлеге урманчысы Айрат Вахитов Сарман районының «Сарман урта мәктәбе» МББУ «Урманның табигатьтә һәм кеше тормышында роле» темасына дәрес үткәргән.
2022 елның 4 мартында Кукмара муниципаль районының Лубян авылында «Урман чаңгы юлы – 2022» спартакиадасы узачак.
«Бөгелмә урманчылыгы» ДКУ хезмәткәрләре, Бөгелмә муниципаль районының иреклеләр үсешен килештерү үзәге вәкилләре белән берлектә, «Урман белгечләре» дигән экологик викторина үткәргәннәр.
«Арча урманчылыгы» ДКУ хезмәткәрләре урман тармагы ветераны Кафия Габдрахманова янына барып, аны 80 яшьлек юбилее белән котладылар.
Бүген ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Азнакай һәм Сарман муниципаль районнарына эшлекле сәфәр кылды.
Бүген ТР урман хуҗалыгы министры урынбасарлары Илгизәр Зарипов һәм Рәис Гомәров 2022 елда янгын куркынычы һәм урман культуралары сезонына әзерлек мәсьәләләре буенча берничә киңәшмә үткәрделәр.
Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы 2022 елның 1 мартында Россия Федерациясе Табигать ресурслары һәм экология министрлыгының «Урман гаризасы үрнәген, аны тутыру һәм бирү тәртибен, урман гаризасының электрон рәвешенә карата таләпләр раслау турында» 2021 елның 29 апрелендәге 303 номерлы боерыгының үз көченә кергәнлеге турында искәртә.