ЯҢАЛЫКЛАР


24
декабрь, 2021 ел
җомга

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2021 елның 24 ноябрендәге 2017 номерлы карары белән агачларны урнаштыру һәм аларның характеристикаларына карата таләпләр расланды.


23
декабрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

«Рослесозащита» ФБУ филиалы – Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәге директоры вазыйфаларын башкаручы Венера Ефременкова Зеленодольск муниципаль районының 3 нче гимназиясе укучылары өчен дәрес үткәргән.

«Чирмешән урманчылыгы» ДКУ «Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районы авыл җирлекләре һәм оешмалары территорияләренең һәм мәйданчыкларының иң яхшы яңа ел бизәлеше» район конкурсында 3 нче урын алган.

Ютазы урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Яшә, чыршыкай» дигән кул эшләре конкурсы узган.


22
декабрь, 2021 ел
чәршәмбе

Министрлыкта ТР Урман хуҗалыгы министрлыгына караган оешмаларның административ биналарына капиталь ремонт ясау буенча республика программасын тормышка ашыруга йомгак ясалды.

«Лубян урман-техника көллияте» дәүләт бюджет һөнәри белем бирү учреждениесендә «Бозда күңелле стартлар» дигән ярышлар узган.

Зәй урманчылыгының урманны саклау һәм яклау инженеры Лилия Вәлиева Зәй районының 5 нче Зәй мәктәбе укучылары өчен «Урман гүзәлен саклыйк» дигән дәрес үткәргән.


21
декабрь, 2021 ел
сишәмбе

Лаеш муниципаль районының Усад прогимназиясендә «Яшә, чыршыкай!» дигән чара узган.

«Россия Федерациясе Урман кодексына һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына урман мөнәсәбәтләрен хокукый җайга салуны камилләштерү өлешендә үзгәрешләр кертү турында»2021 елның 04 февралендәге 3-ФЗ номерлы федераль законның 4 статьясындагы 6 пунктының 4 пункты 4 пунктчасы нигезендә агач материалын транспортировкалауга озату документлары агачны исәпкә алуның һәм аның белән алыш-бирешләрнең бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасын кулланып яисә аның белән интеграцияләнгән махсус программа тәэминатын кулланып электрон рәвештә генә формалаштырылачак, мондый озату документының гамәлдә булуын туктату турындагы белешмәләр күрсәтелгән мәгълүмати системага кертеләчәк.

«Экокласс.рф» бөтенроссия порталы «Минем яшел мәктәп» экологик проектлар конкурсын башлап җибәргән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International