ЯҢАЛЫКЛАР


28
июль, 2021 ел
чәршәмбе

2021 елның 29-31 июль көннәрендә Кукмара муниципаль районы Лубян авылында урнашкан «Лубян урман-техника көллияте» дәүләт бюджет һөнәри белем бирү учреждениесендә Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыкларының IV слеты узачак.


27
июль, 2021 ел
сишәмбе

Бүген Федераль урман хуҗалыгы агентлыгында «Урманны сакларбыз» Бөтенроссия акциясен уздыруга әзерлек мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында фикер алыштылар.

Быелдан башлап ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләр, ягъни урман хуҗалыкларындагы хезмәткәрләр агачларның төп урман барлыкка китерүче төрләреннән 702,4 кг орлык әзерләгән.

ТР «Тәтеш урманчылыгы» ДБУ җитәкче-урманчысы Ранил Рәхмәтуллин Тәтеш районы «Тәтеш татар урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең «Яшь урманчы» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар белән очрашкан.


26
июль, 2021 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасында ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләрнең административ биналарына капиталь ремонт ясау буенча республика программасы гамәлгә ашырыла.

ТР «Аксубай урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәткәрләре иенке каен орлыклары әзерләү эшләрен алып бара.

«EcoWorld-2021» халыкара экологик премиясе лауреаты исеменә дәгъва кылу бәйгесенә гаризалар кабул итү дәвам итә.


23
июль, 2021 ел
җомга

Бүген ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы каршындагы Дәүләт граждан хезмәткәрләренең хезмәт тәртибенә карата таләпләр үтәлеше һәм мәнфәгатьләр каршылыгын җайга салу комиссиясе утырышы узды.

Ютазы районы «Ютазы урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең «Яшел патруль» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыкларының IV слетына әзерләнә.

Татарстан Республикасында урман утыртмаларын урман патологиясенә карата тикшерү эшләре үткәрелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International