ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы коллективы, Солтангали улы Айнур Пуряев вафат булу сәбәпле, туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.
Бүген Министрлыкта аппарат киңәшмәсе булды, анда беркетмә йөкләмәләренең үтәлеше каралды.
Татарстан Республикасының "Түбән Кама урманчылыгы" дәүләт казна учреждениесе хезмәткәрләре Түбән Кама районы Красный Ключ урта мәктәбенең "Табигать дуслары" мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар өчен "Чыршының кайсысы яхшы? Тересеме яки ясалмасымы?" дигән викторина уздырды.
Зәй урманчылыгының урманнарны торгызу инженеры Лилия Вәлиева Зәй районы 5 нче урта мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучылары өчен "Урман гүзәлен саклыйк" дигән дәрес үткәрде.
Бүген Министрлыкта ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышы булды.
Бүген Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаментында департамент җитәкчесе урынбасары Сергей Ковалев рәислегендә видеоконференция режимында киңәшмә уздырылды.
Яңа ел алдыннан "Мамадыш урманчылыгы" ДКУ һәм "Мамадыш урман хуҗалыгы" ДБУ хезмәткәрләре урман хуҗалыгы ветераннары белән очрашты. Алар ветераннарны якынлашып килүче бәйрәм белән котлады һәм бүләкләр тапшырды.
Базарлы Матак авылында Балалар иҗаты йорты базасында Әлки муниципаль районы башлыгының Чыршы бәйрәме узган. Бәйрәмдә 200дән артык бала катнашкан.
Әгерҗе урманчылыгының Красный бор кишәрлеге урманчылыгының урман остасы Артур Сөләйманов Әгерҗе районы Красный Бор урта мәктәбе укучылары өчен "Урманны сакла" темасына дәрес үткәрде.
"Шәһәр яны урманчылыгы" ДКУ хезмәткәрләре "Чыршы" оператив-профилактик чарасы кысаларында рейдлар үткәрә.