Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган "100 легендар бренд" халык фикеренең беренче этабында 57 җиңүче билгеле булган. Исегезгә төшерәбез, проектның инициаторы – "Комсомольская правда-Казань".
"Шәһәр яны урманчылыгы" ДКУ хезмәткәрләре 2020 елда урманнарда янгын чыгу хәтәре янаган чорга әзерләнә.
"Родничок" балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар Татарстанның "Тәтеш урманчылыгы" дәүләт казна учреждениесенең Урюм кишәрлеге урманчылыгының эше белән танышты.
ТР "Чирмешән урманчылыгы" ДКУ урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.
Бүген Кукмара муниципаль районының Лубян авылында Татарстан АССР оешуга 100 ел тулуга багышланган "Урман чаңгы юлы – 2020" кышкы спартакиадасы узды.
Бүген Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Лубян урман-техника көллияте студентлары белән очрашты.
Бүген Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров "Лубян урманчылыгы" ДКУ һәм "Лубян урман-техника көллияте" ДБҺБУ буенча "2019 елда эш йомгаклары һәм 2020 елга бурычлар турында. 2019 ел өчен күмәк шартнамәләр үтәлешен карау һәм аларны 2020 елга төзү яки озайту" дигән темага җыелыш уздырды.
Бүген Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең 2019 елдагы эшчәнлек йомгаклары буенча баланс комиссиясенең ахыргы утырышы узды.
"Рослесозащита" ФБУ филиалы – "Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәге" филиалында иминият фондына нигез салу өчен урман үсемлекләре орлыкларын тикшерү эше дәвам итә.
Агымдагы елның 17-23 февраль көннәрендә Татарстан Республикасының дәүләт урман инспекторлары урманнарда 305 патрульлек үткәргән һәм урман законнары бозылуның 4 очрагын ачыклаган.