ЯҢАЛЫКЛАР


9
август, 2019 ел
җомга

Татарстан Республикасында урман утыртмаларының санитар торышын яхшырту эшләре дәвам итә.


8
август, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Агымдагы елның сентябрендә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында архив документларын цифрлы фотматка күчерү буенча "Кәгазьдән – санга" проектын гамәлгә ашыруны төгәлләү планлаштырыла.

Быел Татарстан Республикасында урман үсемлекләре орлыкларының иминият фонды арттырылачак. Өстәмә рәвештә 250 кг орлык әзерләү планлаштырыла.

Кичә, 7 нче августта, ТР "Урман янгыннары үзәге" ДБУ директоры Айдар Гайфуллин ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының "Республика олимпиада үзәге" ДАМУ "Дуслык" савыктыру-белем бирү комплексында "Биосфера" республика лагерь-мәктәбендә катнашучылар белән очрашты.


7
август, 2019 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасында Идел һәм Кама елгалары буенда су саклаучы урман утыртмаларын утыру өчен кишәрлекләр сайлау эше дәвам итә. Әлеге эшләр "Иделне савыктыру" федераль проекты кысаларында диффузлы пычрану проблемасын хәл итү максатларында үткәрелер дип көтелә.

ТР "Шәһәр яны урманчылыгы" ДКУ инженеры Рөстәм Дәүләтшин ТР Мәгариф министрлыгының "Республика олимпиада үзәге" ДАМУ "Дуслык" савыктыру-белем бирү комплексында "Биосфера" республика лагерь-мәктәбендә катнашучылар өчен урман белеме һәм дендрология буенча лекция үткәрде.

Лубян урман-техника көллиятенә укырга керү өчен документлар кабул ителә.


6
август, 2019 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында мәктәпләрнең чыгарылыш сыйныф укучылары белән очрашу булып узды. Анда ТР Урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, "Лубян урман-техника көллияте" ДБҺБУ директоры Рим Фәхраҗиев, Министрлык хезмәткәрләре, республика урманчылыклары җитәкчеләре һәм  урман хуҗалыклары директорлары катнашты.

2019 елның 22-27 август көннәрендә Казанда һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты узачак. Ярышларда 63 илдән 1,3 меңнән артык конкурсант катнашачак.

Татарстан Республикасында урман культураларын агротехник карау дәвам итә. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре мәгълүматлары буенча, агымдагы елның 6 августына алар 10,7 мең га мәйданда башкарылган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International