Бүген Министрлыкта аппарат киңәшмәсе узды, анда йөкләмәләр үтәлеше барышы турында фикер алыштылар, шулай ук киләчәккә бурычлар куелды. Киңәшмәне ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров үткәрде. Чарада министр урынбасарлары, Министрлык бүлекләре башлыклары һәм белгечләре катнашты.
Татарстан Республикасында "Лесовоз" оператив-профилактик чарасы дәвам итә. Узган атнада дәүләт урман инспекторлары, Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә, 9 уртак рейд үткәргән, 7 машина, агач материаллары тикшерелгән, хокук бозу очраклары ачыкланмаган.
16 августтан 29 августка кадәр Казан шәһәре территориясендә, шулай ук ТР Лаеш муниципаль районының Олы Кабан һәм Столбище авыл җирлекләрендә янгынга каршы махсус режим кертелә. Бу WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын уздыруга бәйле. Тиешле карар Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында имзаланган.
Бүген Министрлыкта урман идарәсенә һәм эчке тәэмин итү чылбырына ресертификация аудиты нәтиҗәләре буенча киңәшмә узды. Чарада ТР урман хуҗалыгы министры урынбасарлары Илгизәр Зарипов, Рәис Гомәров, Министрлык һәм "Урман сертификациясе" ҖЧҖ хезмәткәрләре катнашты.
2019 елның 6 августында ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында "Лубян урман-техника көллияте" дәүләт бюджет һөнәри белем бирү учреждениесенә укырга керү мәсьәләләре буенча очрашу узачак.
"Иң яхшы эковолонтерлык отряды" II Бөтенроссия конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итү дәвам итә. Аны оештыручылар булып, Бөтенроссия табигатьне саклау җәмгыяте, "Россия тыюлыклары" экоүзәге" АКО һәм "ГРИНЛАЙФ" төбәкара экологик иҗтимагый оешмасы белән берлектә, РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы һәм В.И.Вернадский исемендәге Хөкүмәтнеке булмаган экологик фонд катнаша.
Бүген ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының "Республика олимпиада үзәге" ДАМУ "Дуслык" савыктыру-белем бирү комплексында сәләтле балалар өчен "Биосфера" республика лагерь-мәктәбенең 25 еллыгына багышланган тантаналы чара узды.
Азнакай муниципаль районының 1 нче Азнакай шәһәре урта белем бирү мәктәбенең "Ак каен" мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр җәйге каникул вакытында да эшләрен дәвам иттерә.
Агымдагы елның май аенда ТР "Кама урман хуҗалыгы" ДБУ агач күмере җитештерү буенча мини-цех ачылды.
2019 елның 29-31 июль көннәрендә "Лубян урман-техника көллияте" ДБҺБУ базасында Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыкларының III слеты узды. Анда Свердлау өлкәсенең Серов районы Филькино авылы төп гомуми белем бирү мәктәбенең "Урман дозоры" мәктәп урманчылыгы да зачеттан тыш катнашты.